Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халык гореф-гадәтләре елы кысаларында 2021 нче елның 24 нче марты көнне Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль педагогы Эльза Сәмигуллина Түбән Кама «Туфан Миңнуллин исемендәге Татар дәүләт драма театрына» социаль хезмәт күрсәтүче 34 гаиләне «Калдырма, әни» спектаклен карарга алып барды. Максат: мәдәният белән кызыксыну, балалар-ата-аналар мөнәсәбәтләрендә һәркемнең роле зур икәнлегенә җәлеп итү.
“Калдырма, әни” спектакле балалар йортында балаларның көндәлек тормышы турында сөйли. Әти-әнисе вафатыннан соң төп герой дәүләт карамагында кала. Балалар йортында тормыш бер дэ рәхәт булмый. Кайбер тәрбиячеләрнең катгый мөнәсәбәте төп геройның җанын телгәли.
Бөтен театр куелышы бер сулышта узды, тамашачыларны зур уйлануларда калдырды. Ата-аналар балаларына рәхимсез мөгамәләсе турында уйландылар, ә балалар балалар йортында яшәүнең ничек авыр икәнен күрделәр.
Чара ахырда кунаклар артистларның уенына соклануларын белдерделәр һәм оештыручыларга рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.