Глинотерапия-кешенең сенсоморлы тәҗрибәсе белән эшләүче һәм балчык белән терапия мәсьәләләрен хәл итү өчен үзара бәйләнешне кулланучы арт-терапия методы. Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Мамадыш районындагы "Забота "халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге" дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең социаль - тернәкләндерү бүлекчәсе хезмәт буенча инструкторы Резилә Нуруллина безнең карамактагылар белән Гончар остаханәсендә мастер - класс үткәрде. Балчыктан әвәләп ясау , чүлмәк даирәсендә эшләү, әзер эшләнмәләрне буяу - боларның барысын да мөстәкыйль башкарырга мөмкин. Балчыкка кагылып, кеше рухи канәгатьләнү, иҗади потенциалның артуын сизә . Мастер-класс кызыклы һәм файдалы үтте.