2021 нче елның 24 нче марты көнне «Үз юлыбызны үзебез сайлыйбыз» дигән курс кысаларында 9 нчы санлы социаль участогында терроризмны һәм экстремизмны профилактикалау буенча Түбән Кама «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Гөлназ Веселовская 12 балигъ булмаган бала өчен “Конфликтсыз дөнья. Конфликтларны хәл итәргә өйрәнәбез” дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Максаты: дәресләрдә катнашучыларга теоретик белем һәм конфликтларны конструктив хәл итү буенча практик тәҗрибә алу мөмкинлеге бирү.
Башта дәресләр нәтиҗәлерәк булсын өчен, төркемдә эшләү кагыйдәләрен искә төшерделәр. Аннары белгеч балаларга: “Эшлекле яки шәхси мөнәсәбәтләрдә конфликтларны булдырмаска мөмкинме?” дигән сорау бирде. Конфликтлар котылгысыз, әмма алар белән билгеле бер чикләрдә идарә итәргә була. Моның өчен конфликтта үз-үзеңне тоту рәвешләрен һәм аларга туры килгән нәтиҗә вариантларын аерырга өйрәнергә кирәк. Конфликт вакытында үз-үзеңне тоту этикасын һәм төп кагыйдәләрне белергә кирәк дигән нәтиҗә ясадылар. Катнашучылар конфликтны йомшарту яки аны конструктив итү өчен нинди кагыйдәләрне үтәргә кирәк соң? – соравына җавап эзләделәр.