8 март көне - бик яхшы һәм шатлыклы бәйрәм. Бу көнне әниеңне кызыклы бүләк белән сөендерәсе килә. Ә, билгеле булганча, иң яхшы бүләк - үз кулларың белән ясаган бүләк. Балаларга башта бәйрәмнең тарихы турында сөйләделәр, Алексей Ярушниковның "Мамино сердце"сын кычкырып укыдылар. Балалар әниләренә бүләк итеп открытка-сюрприз әзерли башладылар. Балалар салфеткадан чәчәкләр кисеп, открыткага ябыштырганнар.