«Кама таңнары» приютында «Сугышның хатын-кыз йөзе түгел»дигән социаль-гуманитар проектны тормышка ашыру дәвам итә. Шуңа күрә әлеге проект кысаларында тәрбияләнүчеләр тәрбиячеләре Хасаншина Э. һәм Евдокимова Н.белән бергә Менделеевск шәһәренең туган якны өйрәнү музеенда булдылар. Экскурсовод Смолькова Ольга Александровна балаларга Бөек Ватан сугышы елларында безнең районнан чакырылган фронтовик хатын-кызлар турында сөйләде. Әлеге мәгълүмат балалар өчен яңа иде. Алар якташларыбыз турында белделәр: Петрова Мария, Черняева Мария, Метяшина Глафира, Коблева Юля, Колесникова Тамара һ.б., аларның күбесе кайтмады, әмма алар турында хәтер безнең йөрәкләрдә мәңге яшәр.