«Рубик кубигы»

2021 елның 25 марты, пәнҗешәмбе

2021 нче елның 23 нче марты көнне Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль педагогы Эльза Сәмигуллина «Әни+бәби» клубы кысаларында «Бэби бум» уен үзәгендә «Рубик кубигы» дигән темага дәрес үткәрде. Максат: төрле размердагы һәм төстәге кубикларны өйрәнү; дустанә мөнәсәбәтләр, игелеклелек, ярдәмчел булу, уртак уеннардан уңай эмоциональ кәеф булдыру.

Дәрес башында уңай атмосфера тудырылды. Балалар белән төрле күнегүләр үткәрелде. Аннары төсләр буенча белемнәрне өйрәнделәр, зур һәм кечкенә кубикны төрләндерергә өйрәнделәр. Алган белемнәрне ныгыту өчен «Тап һәм алып кил», «Нинди төстә?» кебек күнегүләр үткәрелде.

Дәрес ахырында педагог тагын бер кат бала үсешендә уенчыкларның роле бик зур булуын ассызыклады, әмма сабый өчен күбрәк якын кешеләрнең игътибары кирәклеген һәм уртак уеннарны искә төшерде. Ә балалар уңай хисләр һәм көн буена җитәрлек күтәренке кәеф алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International