04.03.20021 ел, пәнҗешәмбе.
Хатын-кыз - җир йөзендә яшәүче гүзәллек алиһәсе дә, иң назлы, иң шәфкатьле йөрәк иясе дә, иң көчле яратуга сәләтле зат та. Ни хикмәт, бу сыйфатларның киресе дә нәкъ аңа хас. Юкка гына каләм ияләре аны «җавапсыз табышмак», «җирдәге фәрештә», «утлы корал», «сихерче», «сүнмәс кояш» белән чагыштырмый.
Гасырдан-гасырга хатын-кызлар шагыйрьләрне бөек сәнгать әсәрләре иҗат итүгә рухландыралар.
4 март көнне безнең картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортта социаль хезмәт алучылар белән "Сөйкемле хатын-кызлар өчен" дип исемләнгән шигърият сәгате үткәрелде. Социаль эш буенча белгеч Э.С. Батталова татар шагыйрьләре Н.Акмал, Р. Миңнуллин, Р. Харис, Т. Миңнуллин ә Л.Ф. Мәрдәнова рус шагыйрьләренең шигырьләрен укыды. Шулай ук хәзерге шагыйрьләр А.Дементьев һәм Э. Асадовның юллары да яңгырады. Безнең йортта яшәүчеләр шагыйрьләрне романтик әсәрләр иҗат итүгә рухландырган хатын-кызлар турында белделәр. Чара ахырында С.Есенинның Зинаида Райхка багышланган «хатын-кызга хат» дигән шигыре назлы яңгырады..jpg)