Иҗади масленица
Яр Чаллы шәһәренең «Солнышко» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә волонтерлар еш кунаклар. Шуларның берсе - «Инклюзив мохит» волонтерлар яшьләр берләшмәсе вәкилләре. «Бергә булырга» проекты кысаларында «Иҗади масленица» рәсем онлайн-конкурсы игълан ителде, анда безнең реабилитантлар да катнашты. Комиссия әгъзалары нәтиҗәләр ясадылар һәм җиңүчеләрне билгеләделәр, ә 18 мартта үзәктә лаеклыларны бүләкләү булды. Статусына карамастан, бер генә катнашучы да бүләксез калмады.