2021 елның 17 мартында “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә тәрбиячеләр “Шәхси гигиена кагыйдәләре” дигән темага танып – белү дәресе уздырдылар.
Дәрес барышында балалар “Теш щеткасы”, “Мойдодыр” мультфильмнарын карадылар һәм әңгәмә үткәрделәр. Фрагментлар буенча фикер алыштылар. Балалар үз белемнәрен “Мойдодыр киңәшләре” дигән уенда ныгыттылар.
Дәрес ахырында “Ромашка” формасында ясалган теләкләр чәчәге ясадылар. Дәрестә 15 кеше катнашты.