17.03.2011 Алексеевскиның «Забота» приютында тәрбияче Корнева Н.О. мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән Май чабу бәйрәме тарихы һәм гореф - гадәтләре белән таныштыру, ничек билгеләп үтелгәнен, бу бәйрәмдә коймак һәм карачкының әһәмиятен; үз халкының гореф-гадәтләре белән кызыксынуны үстерү максатыннан Май чабу бәйрәме үткәрде.
Чарада актив, инициативалы, шулай ук биремнәрне үтәүгә иҗади якын килгән 10 бала катнашты. Балалар зал үзәген бизәгән, Май чабу бәйрәменең тарихы белән таныштылар, аның тирәсендә әйлән-бәйлән йөрделәр, "Кайнар коймак" уенында осталыкларын һәм җитезлекләрен күрсәттеләр. Май чабу атнасының һәр көне нинди исемдә булганын белделәр. Балалар, тәрбияче белән бергәләп, костюмнар сайладылар, кашыкларда, шау-шулы уен коралларында уйнауны үзләштерделәр, такмаклар һәм җырлар җырладылар. Болар барысы да ихтыяр сыйфатларын һәм танып белү кызыксынуын формалаштыруга ярдәм итә. Моннан тыш, халыкның гореф-гадәтләре, фольклоры, үткәннең бүгенге белән бәйләнеше тәрбияләнүчеләрнең рухи-әхлакый һәм гражданлык-патриотик карашлары үсешенә ярдәм итә, алар мәдәниятне, көнкүрешне, шул заманнарның аралашу рәвешен төгәлрәк бирә ала. Дәрес җылы һәм дустанә шартларда чәй эчү белән узды.