Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә КИТ «Компьютер информация (хәбәрләр) технологиясе» темасына мастер-класс

2021 елның 18 марты, пәнҗешәмбе

      Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә хезмәт буенча инструктор Виктория Павлова социаль хезмәт алучылар өчен халыкара бәхет көненә багышланган «Компьютерда  информация (хәбәрләр) технологиясе» темасына мастер-класс үткәрде.

     Мастер-классның максаты: социаль хезмәт алучыларның хәбәрләшеп торуын (информация алуны) үстерү, компьютер грамоталыгын арттыру, күзаллауларын киңәйтү, Power Point программасында иҗади сәләтләрен үстерү.

      Хезмәт буенча инструктор социаль хезмәт алучыларгы халыкара бәхет көненең БДМ (ООН) тырышлыгы белән 20 мартта үткәрелүен аңлатып үтте. Катнашучылар бәхет турында музыкаль ролик карадылар.

      Чара барышында катнашучылар видеороликтагы викторина сорауларына жавап бирделәр. Бу сораулар бәхет темасына багышланган һәм  Power Point презентациясен иҗат итүгә ярдәм иттеләр.

     Чара ахырында социаль хезмәт алучылар, бу чарадан үзләренең бик канәгать булуларын күрсәтеп, бер-беренә сәламәтлек, уңышлар, мәхәббәт, шатлык, ягымлы булу кебек сыйфатларны теләделәр.

    Чарада биш кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International