Сарман муниципаль районындагы «Шәфкатъ» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә «Кырым язы»

2021 елның 18 марты, пәнҗешәмбе

18 март - кырымлылар һәм бөтен Россия халкы өчен үзенчәлекле дата. Бу көнне, 7 ел элек, Кырым һәм Севастополь Россия Федерациясе составына кабул ителгән иде. «Кырым язы» фестивале кысаларында социаль-тернәкләндерү бүлегендә социаль хезмәт алучылар өчен Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музеена экскурсия оештырылды. Алар өчен музей заллары буйлап кызыклы, танып-белү экскурсиясе үткәрелде. Аннан соң катнашучылар Кырымда яшәүче татарларның видеосәламен карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International