«Хокукый белемнәр нигезләре»

2021 елның 18 марты, пәнҗешәмбе

Түбән Кама «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Гөлнара Гизатуллина 15 нче социаль участокта 14 балигъ булмаган бала арасында «Үзгәрешләр җиле» клубы кысаларында «Хокукый белемнәр нигезләре» дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Максат: балаларда хокукый культураны формалаштыру һәм арттыру, хокук аңын үстерү, үз хокукларын гына түгел, ә гамәлләре өчен җаваплылыкны белү, хокук һәм бурыч арасында баланс билгеләү.

Дәрес башында белгеч балаларны хокук, җинаять хокукы, закон, хокук бозу, җинаять, суд төшенчәләре белән таныштырды. Балаларның игътибары хокук һәм бурычларның үзара бәйләнешенә һәм гамәлдәге законнар нормаларын үтәү кирәклегенә, төрле тормыш ситуацияләрендә дөрес карарлар кабул итәргә, башка кешеләр белән аралашканда үз-үзеңне тотуны контрольдә тотарга өйрәнүгә юнәлтелде. Төрле хәлләрне тикшерү барышында балалар дискуссия алып барырга, үз фикерләрен әйтергә, үз карашларын якларга өйрәнделәр. Бурычсыз хокукларның, хокуксыз вазифаларның булмавын аңладылар.

Дәрес ахырында нәтиҗә ясалды: барлык кешеләр, җенесенә, расасына, яшенә һәм диненә карамастан, тигез хокукларга ия һәм аларны закон алдында яклый алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International