Түбән Кама «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Әлфирә Юнысова «Игелек буыны» отряды волонтерлары белән берлектә 11,12 нче санлы социаль участокларда наркоманияне профилактикалау эше кысаларында Кама Аланы халкы арасында «Үлем белән кайда сату итүләрен хәбәр ит» дигән акция уздырды. Акциянең максаты-халыкны наркотик чараларның законсыз әйләнешенә, таралуына һәм аларны куллануга каршы көрәшкә җәлеп итү. Акциядә 20 кеше катнашты.
Ел саен үткәрелә торган «Үлем белән кайда сәүдә итүләрен хәбәр ит» акциясен үткәрү башында белгеч волонтерларга Татарстанда наркотиклар таралуның нинди тиз темплар белән баруы турында сөйләде һәм күпчелек очракларда наркотикларга бәйле очракларның яшүсмерләр арасында булуына басым ясады. Акциядә катнашучылар наркоманиянең шәхескә һәм сәламәтлеккә катастрофик зыян китерүен белделәр.
Акция барышында волонтерлар үтеп баручыларга наркотик матдәләрнең зыяны турында сөйләделәр, бистәдә яшәүчеләр арасында наркотикларга каршы юнәлештәге буклетлар тараттылар, наркопритон ачыкланган очракта «кайнар линия» телефоны һәм «ышаныч телефоны» турында хәбәр иттеләр, аноним консультация алырга булла икәнлеген әйттеләр. Үтеп баручылар балаларны игътибар белән тыңладылар һәм волонтерларга тәкъдим ителгән мәгълүмат өчен рәхмәт белдерделәр.
Акция ахырында катнашучылар үзләренең башкарылган эшләр турында хис - кичерешләре белән уртаклаштылар һәм иң мөһиме-сәламәтлек, дигән нәтиҗә ясадылар. Тормышың кызыклы булсын өчен, башкалар белән аралашудан ләззәт алу, иҗат белән шөгыльләнү өчен аны сакларга һәм ныгытырга кирәк. Һәм бернинди “ясалма” бәхет тә моны алмаштырмаячак.