Көндезге тору төркемендә гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре тарафыннан «Телефоннан аралашу этикеты», «Кунак һәм бүләк этикеты кагыйдәләренә өйрәтү»темаларына төркемле дәресләр үткәрелде.
Дәресләрдә катнашучылар белән төрле хәлләрдә телефон аша сөйләшү ысуллары һәм вариантлары, тормыш эшчәнлегенең көнкүреш күнекмәләре турында фикер алыштылар. Катнашучылар этикет кагыйдәләрен үзләштерүнең адымлы инструкцияләре һәм аларны куллану өчен шартлар алдылар.
Психолог тарафыннан иҗади сәләтләрне үстерү, психоэмоциональ халәтне тотрыклыландыру һәм гармонизацияләү, вак моторика үсеше һәм хәрәкәтләрне координацияләү өчен арт-терапия элементлары белән дәрес үткәрелде.
Дәрес нәтиҗәләре буенча катнашучылар уңай эмоцияләр алдылар.