2021 елның 16 мартында Баулы муниципаль районының «Милосердие» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль педагогы 2 нче социаль хезмәт алучы балигъ булмаган балалар белән «Барлык һөнәрләр дә кирәк - барлык һөнәрләр дә мөһим»дигән һөнәри юнәлеш бирүче чара үткәрде.
Чараның максаты: балаларга һөнәри юнәлеш бирү сыйфатын күтәрү, уен формасында һөнәрләрнең күптөрлелеге белән танышу.
Бурычлар:
1. Һөнәрләр дөньясы турында белемнәрне киңәйтү.
2. Абруйлы, сирәк һәм яңа һөнәрләр белән таныштыру.
3. Төркем белән аралашу күнекмәләрен үстерергә (башкаларны тыңларга һәм аңларга).
Чара барышында балалар белән “Предмет буенча һөнәрне таныгыз” дигән уен үткәрелде", күнегүләр: "Балачакта мин булырга теләгән идем...”, “Лотереяда уйнау” (“язмыш кулы”, яки очраклы рәвештә һөнәр сайлау), “Һөнәрләр классификациясе” (Климов сораштыруыннан) һәм “Теләкләр кәрзине” күнегүе.
Кызыклы формада балалар һөнәр сайлауга тәэсир итүче факторлар турында белделәр, әлеге тема буенча киңәшләр алдылар. Кечкенә генә тест балаларга аларның нинди һөнәрләргә ия булуларын белергә ярдәм итте.