Югары Утар акылга зәгыйф булган балалар йорты -интернатында “Язгы кәеф” пластилиннан чәчәк дигән темага дәрес

2021 елның 17 марты, чәршәмбе

17 март конне тәрбияче Васильева Сиринә балалар белән “Язгы кәеф” пластилиннан чәчәк дигән темага дәрес үткәрде.

Яз-табигатьнең уяну чоры, күңелнең бәйрәмчә, сокландыргыч торышы һәм яңаларын башларга омтылу да. Нәкъ менә язын урам буйлап йөрисе, көләсе, шатланасы, яңадан гашыйк буласы,һәм тулы күкрәк белән сулыйсы килә!

Дәреснең максаты:

  • балаларга пластилин ярдәмендә рәсеи ясарга өйрәту
  • балаларга зур пластилин кисәкләреннән кечкенә кисәкләр алырга, шул кисәкләрдән әйләнмә хәрәкәтләр белән «шарчыклар» ясарга  өйрәтү
  • моторика һәм иҗади сәләтне үстеру.
  • Табигатькә кызыксыну тәрбияләү.


Балалар рәхәтләнеп кызыклы тарихлар һәм әкиятләр тыңладылар. Бигерәктә пластилиннан чәчәк ясауны ошаттылар. Балалар рәхәтләнеп рәсемнәр ясадылар, бик күп уңай эмоцияләр алдылар. Дәрес бик кызыклы утте. Куйган максатлар үтәлде. Балалар канәгать калдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International