Җәлил картлар һәм инвалидлар йорты «Чиксез талантлар Фестивалендә» катнаша

2021 елның 17 марты, чәршәмбе

«Чиксез талантлар фестивале» Татарстан Республикасында яшәүче инвалид яшьләрнең уңышларын, иҗади потенциалын, спорт коллективларын, инклюзив иҗат берләшмәләрен ачыклау һәм республикадагы инвалид булган сәләтле яшьләрнең мәгълүматләр банкын булдыру максатыннан үткәрелә.

Әлеге конкурста үз сәләтләрен актив тормышка ашыручы Җәлил картлар йортында яшәүче Җәләлетдинова Әлфия «Детальләрдә матурлык» дигән номинациядә катнашты. Тәрбияче Гаязетдинова Р. җитәкчелегендә конкурсантка пластилиннан катлаулы композицияләр ясады, төрле материаллардан эшләнмәләр ясады , предметларны бизәкләр белән бизәде. Конкурс катнашучыларга үзләренең казанышларын, осталыкларын һәм талантларын башкаларга күрсәтергә менә дигән мөмкинлек бирә. Әлфия кул осталыгын бәяли һәм конкурста катнашуына бик шат.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International