16.03.2021 ел. “Кайгыртуыгыз өчен зур рәхмәт!”

2021 елның 17 марты, чәршәмбе

 "Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортында” яшәүчеләр  Мәскәүдән,  өлкән яшьтәге кешеләргә хәйрия  ярдәме күрсәтүче   "Картлык-шатлык” фондыннан  бүләк - посылка алдылар. Мондый көтелмәгән бүләкне күреп, безнең өлкәннәребез бик  куандылар! Берничә төрле буяулар, рәсем ясау өчен кәгазьләр, декупаж ясарга шкатулкалар, поднослар, веноклар, кисточкалар - барысы да иҗат белән шөгыльләнергә яратучылар өчен бик  кирәк! Хәйрия фонды мәдәни чаралар оештыручы Заһидуллина А.З. бәйрәмнәр оештыруда, онлайн конференцияләрдә, форумнарда актив катнашуын,  социаль хезмәтләрдән файдаланучыларның активлыгын   билгеләп үтте. Ярдәмегез  өчен зур рәхмәт! Сез безгә матди  ярдәм генә күрсәтеп калмадыгыз - иҗат шатлыгы, бәхет бүләк иттегез!

         «Картлык-шатлык» өлкәннәргә хәйрия ярдәм итү фондына уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International