Яр Чаллы шәһәре «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен психолог Чулпан Галләмова «Тавыш белән дәвалау» дигән темага мини-тренинг үткәрде.
Тренингның максаты: шәхси һәм эмоциональ халәтне гармонияләштерү, тавыш терапиясе ярдәмендә психофизиологик процессларны яңадан торгызу һәм коррекцияләү.
Чара сәламләүдән һәм һәр катнашучының шәхес тибын билгеләүдән башланып китте. Алга таба сулыш алу гимнастикасы, «Сузык авазларны җырлау» вокал тавыш терапиясе һәм «Кошлар җыры» дигән табигый тавышлар тыңладылар. Чара ахырында, төркемдә катнашучылар һәрберсе үз хис-тойгылары, кәефләре яхшыру турында сөйләделәр.
Тренинг нәтиҗәсендә социаль хезмәт алучыларның тормышка карашлары үзгәрде, психоэмоциональ халәте, организмның гомуми хәле яхшырды һәм фикерләү эшчәнлеге активлашты.
Тренингта ун кеше катнашты.