Түбән Кама «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Анастасия Ильина 8 нче санлы социаль участокта «Әйләнә-тирәдәге кешеләр белән нәтиҗәле хезмәттәшлек» технологиясе кысаларында «Үзеңне кабул итү» дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Дәреснең максаты: үз-үзеңә карата уңай мөнәсәбәт тәрбияләү, үзеңнең индивидуальлегеңне аңлау.
Белгеч дәресне “Исәнләшәбез” уеныннан башлап җибәрде, анда балалар японнар кебек баш иеп, спортчылар кебек, йодрыклары белән бәрешеп, эшлекле партнерлар кебек, иптәшләренең кулларына ике кул белән чабып һ.б. күрештеләр. Бу уен балаларның кәефен күтәрде һәм төркемдәгеләрне якынайтты. Аннары балалар «Комплимент» уенында катнаштылар, анда күршеңдә торучы уенчыга комплимент ясарга кирәк иде һәм «Минем мәнфәгатьләрем һәм мавыгуларым» уенында катнаштылар. Балаларга комплиментлар ясау җиңел булмады, тик үз мавыгулары турында сөйләү бернинди кыенлык та тудырмады. Шулай ук белгеч балаларны танылган кешеләрнең һәм аларның яшьтәшләренең мавыгулары белән таныштырды. Балаларга яңа мавыгулар кызыклы булды, алар үзләрен сынап карарга теләделәр.