РФ «Демография» милли проекты кысаларында 2021 нче елның 16 нчы марты көнне Түбән Кама «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Әлфия Байкова 15 нче санлы социаль участокта 10 балигъ булмаган бала өчен «Сәламәт яшәү рәвеше, сәламәт туклану һәм зарарлы гадәтләрдән баш тарту» дигән темага чара үткәрде. Максаты: файдалы һәм зарарлы гадәтләрне бетерү аша кеше сәламәтлеген ныгыту алымнары турында күзаллауны формалаштыру.
Чара «Сәламәт яшәү рәвеше», «Дөрес туклану», «Халык сәламәтлеге», «Зарарлы гадәтләр» төшенчәләре турында әңгәмә белән башланып китте. Балалар бу терминнарны ничек аңлаулары белән уртаклаштылар, кешенең сәламәтлеге, тормышның иң мөһим кыйммәтләре, аны саклау һәм ныгыту мөһимлеге, сәламәт халык, илнең киләчәге турында фикер алыштылар. Соңыннан белгеч “Сәламәт булырга” дип исемләнгән видеоролик карарга тәкъдим итте, анда сәламәт туклану, зарарлы гадәтләрдән баш тарту, көн һәм йокы режимы, спорт белән шөгыльләнү турында әйтелгән иде. Балалар зур кызыксыну белән фильм карадылар, аның эчтәлеге буенча әңгәмәдә актив катнаштылар.
Чара ахырында белгеч “Мәкаль җый” һәм “Без сәламәт яшәү рәвеше өчен” дип аталган кыска викторина үткәрде. Анда балалар үзләренең белемнәрен, командада эшли белүләрен һәм үз карашларын яклый белүләрен күрсәттеләр. Катнашучылар бик күп файдалы мәгълүмат алдылар, вакытны кызыклы үткәрделәр.