«Үзгәрешләр җиле»

2021 елның 17 марты, чәршәмбе

2021 нче елның 16 нчы мартында «Үзгәрешләр җиле» клубы эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль эш буенча белгече Гөлназ Веселовская «Лагуна» күңел ачу клубында закон белән каршылыклары булган яшүсмерләр өчен боулингта уен оештырды. Максат: күмәк уен күнекмәләрен, кагыйдәләр буенча эш итү сәләтен формалаштыру, хәрәкәтне координацияләү, буш вакытны оештыру аша хокук бозуларны профилактикалау.

Боулинг-популяр спорт уены. Ә балалар боулингы-вакытны сәламәтлек өчен файдалы итеп үткәрү өчен менә дигән мөмкинлек. Ул сабырлыкны, хәрәкәтләрне координацияләүне, игътибарны юнәлтүне, игътибарны туплауны һ.б. үстерә. Уен кагыйдәләре гади – мөмкин кадәр күбрәк кеглины бәрдерергә кирәк.

Инструктор балаларга башта уен кагыйдәләрен аңлатты, анда кем күбрәк очко җыя – шул җиңүче дип билгеләнә, шуннан соң ярыш башланды. Балалар бик теләп уйнадылар һәм тырыштылар. Яшүсмерләр бик күп уңай күп хис-кичерешләр алдылар. Әлбәттә, җиңелгәндә борчылулар да булды, әмма, гомумән алганда, уен уңышлы узды һәм барысы да мондый вакытны үткәрүгә шат иде.

Балаларга боулингта уйнау һәм буш вакытларын файдалы итеп үткәрү мөмкинлеге тудырган өчен оештыручыларга һәм клуб администрациясенә рәхмәт сүзләре белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International