“Күчмә кошлар” темасына интеграцияләнгән дәрес

2021 елның 17 марты, чәршәмбе

2021 елның  16 мартында   “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә балалар һәм әти – әниләр өчен “Күчмә кошлар” темасына интеграцияләнгән дәрес уздырылды.

Дәреснең максаты итеп күчмә кошларның төрләре һәм яшәү шартлары турында күзаллауларны гомумиләштерү алынды. Дәрес барышында балаларга кошларның төрләре һәм тавышлары яңгыраган видео күрсәтелде. Балаларда кызыксыну уяту өчен тема буенча викторина һәм дәрес ахырында модуль аппликация “Урман кошлары” дигән мастер – класс уздырылды.

Уртак эштә катнашучылар иҗади кызыксыну һәм хыялларын күрсәттеләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International