2021 елның 16 мартында Таузар авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Зәкиев Мөдәрис Зәки улы үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Элмира Зарипова, Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, ветераннар советы рәисе Рифат Абдуллин, Балтач районы хәрби комиссары Васыйл Вәлиев, Карадуган авыл җирлеге башлыгы Шамил Низамиев, “Игенче” авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү кооперативы рәисе Булат Зыятдиновлар да юбилярга рәхмәт сүзләре җиткерделәр.
Юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Элмира Зарипова исеменнән кыйммәтле бүләк, Балтач муниципаль район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк, сонгы эш урыны, авыл җирлеге исеменнәндә бүләк - күчтәнәчләр тапшырдылар.
Мөдәрис Зәкиев озак еллар колхозда эшләгән. Хәзерге вакытта ул кызы тәрбиясендә яши, өч бала тәрбияләп үстергән, алты оныгы, җиде оныкчыгы бар.