Прививка ясау кампаниясе

2021 елның 16 марты, сишәмбе

Яшел Үзән муниципаль районында халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге «Шәфкать» үзәгендә өйдә социаль хезмәт алучылар арасында яңа коронавирус инфекциясеннән вакцинация ясау мөмкинлеге турында мәгълүмати эш үткәрелде.

Учреждение хезмәткәрләре өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга прививканы фактик медицина хезмәте күрсәтү урыны буенча ясарга мөмкин булуы турында хәбәр иттеләр. Турыдан-туры вакцинация өчен мөрәҗәгать иткәндә үзең белән паспорт һәм мәҗбүри медицина иминияте полисы булырга тиеш. Табиб карау үткәрә, вакцинация медицина күрсәтмәләре булмаган гражданнарга ясала. Шулай ук колл-үзәк, Поликлиникалар һәм ФАПларның контакт телефоннары да бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International