Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Җырлыйк әле» дигән музыкаль дәрес
Татарстан Республикасы халкының туган телләре һәм Халыклар бердәмлеге елы кысаларында Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Җырлыйк әле»дигән музыкаль программа узды.
Һәр халыкның үз туган теле бар. Туган тел-ул безнең әниләребез, әтиләребез, әбиләребез һәм бабайларыбыз сөйли торган тел. Безнең интернат-йортта төрле милләт кешеләре яши, алар үзләренең туган телләрендә сөйлиләр.
Культорганизатор Вероника Николаева социаль хезмәтләр алучылар белән яраткан "И туган тел" җырын кабатлады.