"Яшүсмер " клубының очрашуын оештыру. Питрәч районының "Кайгырту" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге

2021 елның 16 марты, сишәмбе
2021 елның 15 мартында Питрәч муниципаль районының "Кайгырту" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге дәүләт автоном учреждениесенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы һәм психологы видеоэлемтә ярдәмендә "Яшүсмер" клубы белән очрашу оештырдылар. Видеоэлемтәдә төрле категория гаиләләрдәге балигъ булмаган балалар катнашты.
Социаль педагог "Яз. Су әйләнә-тирәбездә" дигән темага дәрес үткәрелде, анда балигъ булмаганнарга яз аенда табигатьтәге үзгәрешләр турында сөйләде. Балалар педагог белән бергә яз көне урамда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен кабатладылар, биналар янында куркынычсызлык чараларын үтәүнең мөһимлеген билгеләделәр.
Аннары психолог "Гармониягә юл" дигән темага төркемле тренинг үткәрде. Аның барышында балигъ булмаганнар мисал тыңлап, яшьтәшләре белән аралашу һәм үзара мөнәсәбәтләр мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Һәр катнашучы үз фикерен белдерә һәм конфликтлы ситуациядән чыгу юлын тәкъдим итә алды.
Дәрес ахырында катнашучыларга Дейла Карнегиның "Ничек дуслар яуларга һәм кешеләргә йогынты ясарга"китабын укырга тәкъдим ителде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International