Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә хезмәт буенча инструктор Виктория Павлова социаль хезмәт алучылар өчен «Социаль челтәрдә алдаулар» дигән темага мастер-класс үткәрде.
Мастер-классның максаты: социаль хезмәт алучыларга Интернет челтәре аша башкарыла торган алдауларның төрләре турында мәгълүматбирү, компьютер белемнәрен арттыру.
Чара барышында социаль хезмәт алучылар «Интернет алдакчыларыннан үзеңне ничек сакларга?» «Коронавирус чорында алдаулар», «Алдаучылык һәм пандемия» дигән видеороликлар карадылар.
Шулай итеп, социаль хезмәт алучылар алдаучылар корбаны булмас өчен нәрсә эшләргә кирәклеген тагын бер кат искә төшерделәр.
Чарада биш кеше катнашты.