Русиядә иң шатлыклы һәм күңелле бәйрәмнәрнең берсе - масленица бәйрәме кебек көн турында һәркайсыбыз белә. Масленица бәйрәме атнасында коймак пешереп, кунаклар чакыралар. Тик менә кунакка өлкән яшьтәге барлык кеше дә үз яше яки инвалидлыгы аркасында барып чыкмый. Питрәч муниципаль районының Дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе "Кайгырту" халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтүче хезмәткәрләре үзләренең гаилә рецептлары буенча өлкән яшьтәге кешеләрен өйләрендә тәмле коймак белән сыйладылар, шуның белән үзләренең тәрбияләнүчеләрен шатландырдылар. Чәй өстәле артында коймак белән Масленица традицияләре турында сөйләшүләр башланды, чөнки өлкәннәргә искә алырлык нәрсәләр бар бит.