Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Масленица» үткәрү балалар өчен традициягә әйләнде. Әңгәмә барышында балалар Русиядә Масленицаны ничек бәйрәм иттеләр, рус халык уеннары, җырлар, әйлән бәйлән өйрделәр. Бәйрәмдә балалар рәхәтләнеп күңел ачтылар: әйлән-бәйлән уйнадылар, рус халык җырларын җырладылар, халык уеннары уйнадылар, конкурсларда катнаштылар. Соңыннан балалар Яз һәм кояш символы булган тәмле, алтын коймак белән сыйландылар. Барысы да Масленицаны бик теләп үткәрделәр һәм аның белән киләсе елга кадәр саубуллаштылар.
