Сәламәтлекләре буенча йортыннан чыга алмаучыларга масленица үзе килгән. "Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәткәрләре үз көчләре белән масленица бәйрәмен оештырдылар. Бәйрәмне традиция буенча, борынгы кебек самавырдан чәй һәм хуш исле тәмле коймак белән каршы алдылар.
«Сугышнын хатын-кыз йозе түгел» проекты кысаларында ГАУСО «Исток-Башлангыч» социаль хезмәт күрсәтү бүлегенең социаль хезмәткәрләре Май чабу бәйрәме белән котладылар. Традицияләр нигезендә коймак пешердек, әлеге бәйрәмнең тарихын искә төшердек.
Федотовка авылында социаль хезмәткәрләр хезмәт күрсәтүчеләр белән берлектә халык күңел ачуларында катнаштылар. Масленицаны күңелле, конкурслар белән, әйлән-бәйлән һәм чәй өстәле белән озаттылар. Барлык катнашучыларга бәйрәм бик ошады.