“Язның уянуы” дигән танып – белү дәресе

2021 елның 15 марты, дүшәмбе

2021 елның  15 мартында   “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә көндезге бүлек тәрбиячеләре “Язның уянуы” дигән темага танып – белү дәресе уздырдылар.

Әлеге чараның максаты булып яз һәм аның билгеләре турында гомуми күзаллауны үстерү, балаларда табигатькә сакчыл караш тәрбияләү тора. Балалар табигать турында әйтемнәр һәм мәкальләрне искә төшерделәр, табышмаклар чиштеләр.

Дәрес ахырында тәрбиячеләр балалар ясаган рәсемнәргә конкурс уздырдылар.

Әлеге чарада 15 кеше катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International