Саба муниципаль районы «Тургай» приютында «Масленица»

2021 елның 15 марты, дүшәмбе

Масленица борынгы рус халык бәйрәме булып санала. Асылда, бу кыш белән саубуллашу һәм гүзәл-язны тантаналы каршылау.

Приютта тәрбияләнүчеләр Масленица бәйрәмендә катнаштылар. Бәйрәм бик кызыклы һәм үзенчәлекле булды. Рус халык көйләре, җырлар, такмаклар яңгырады. Бәйрәмнең кульминациясе булып салам карачкы яндыру тора. Балалар "Чаналарда эстафета", "Кем тизрәк", "Меткий стрелок" һ.б. конкурсларда һәм уеннарда катнаштылар, коймак белән чәй эчтеләр. Чара бик күңелле узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International