Арчаның “Өмет чаткысы” тәрбияләнүчеләрнең "Якты дөнья" конкурсында катнашуы

2021 елның 15 марты, дүшәмбе

Арчаның «Өмет чаткысы»   тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшьләр өчен Халыкара фестивальдә актив катнаштылар. Фестивальнең девизы «Үзенчәкле кешеләр дөньяны мәрхәтлерәк итә » Интернет челтәренең заманча киңлеге мөмкинлекләре чикле балаларның иҗади һәм интеллектуаль сәләтләрен үстерү буенча эш оештыру мөмкинлеге бирә.

         Конкурста катнашып, балага акыл үсешен, иҗади якын килүне, мөстәкыйльлекне күрсәтергә кирәк. Ә ата-аналарга, белгечләргә һәм тәрбиячеләргә баланың белем алырга  кызыксынуын һәм аларны алга таба да баетырга   омтылуын күреп, канәгатьләнү хисе кичерүе күңелле.

Мондый чаралар, үзәк педагоглары сүзләренә караганда, коррекция-тәрбия процессына ата-аналарны актив җәлеп итәргә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International