Зәй муниципаль районы “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә эшләп килүче “Пульс” клубының актив пенсионерлары күңелле бәйрәм оештырдылар.
Бәйрәмдә бер-берсен коймак белән сыйлап кына калмадылар, рецептлар белән дә уртаклаштылар. Үзләрен һәрвакыт яшь итеп тоючы пенсионерлар әйлән-бәйлән уйнадылар, җырлар җырладылар, биеделәр. Шулай итеп, күңел ачу һәм шаярулар белән кышны озаттылар һәм язны каршы алдылар.