2021 нче елның 12 нче марты көнне 9 нчы санлы социаль участогында “Минем Туган ягым” программасы кысаларында Түбән Кама “Веста” Үзәгенең социаль эш буенча белгече Гөлназ Веселовская 7 балигъ булмаган бала өчен “Россия Федерациясенең дәүләт символлары” дигән темага дәрес үткәрде. Максат: Россия Федерациясенең дәүләт символикасы турында белемнәрне киңәйтү, патриотизм, Ватанга мәхәббәт тәрбияләү.
Белгеч дәрес башында балалар белән Заманча Россия символлары турында әңгәмә корды, дәүләт символларының әһәмиятләрен белү буенча викторина үткәрде. Бу дәүләт бөеклеге һәм куәтлелек символларының ата-бабаларыннан мирас булып калуын билгеләп үтте. Киләчәктә аларның нинди булуы безгә генә бәйле. Балалар шулай ук “Минем дәүләтем” уенында актив катнаштылар, анда балаларга «үз» символлары булган дәүләт уйлап табарга һәм аның нәрсә аңлатканын сөйләргә кирәк булды.
Дәрес ахырында белгеч балаларга аларның бай һәм данлы тарихы булган бөек ил гражданнары икәнлекләрен булуын әйтеп үтте, аның символларын хөрмәтләргә, үз илләре белән горурланырга кирәклеген искә төшерде.