Масленица-рус халкының иң яраткан бәйрәмнәренең берсе. Масленица атнасында бөтен җирдә коймак пешерәләр. Баулы районы "Милосердие" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Дәүләтшина Лилия һәм Шәрипова Татьяна коймак пешереп, үз яше һәм сәламәтлеге аркасында өйдән чыга алмый торган ялгыз яшәүче хезмәт күрсәтүчеләрнең өйләренә барып бәйрәм оештырдылар. Өлкәннәр игътибар һәм кайгыртучанлык белән сугарылды.