Масленица – елда иң күңелле бәйрәмнәрнең берсе, ул бөтен Россия буенча киң билгеләп үтелә. Ул гасырлар буена сакланып, буыннан-буынга тапшырыла торган традицияләрне чагылдыра. Яңа Чишмә интернат-йортындагы өлкәннәр дә бу традицияләрне сакларга тырышалар, шуңа күрә биредә әбиләр һәм бабайлар белгечләр белән бергә һәр бәйрәмгә алдан әзерләнәләр. «Масленица» да тәрбияче Ерашова Мария аз мобильле социаль хезмәт алучылар белән дәрес үткәрде – алар «кояш» рәсеме буядылар. Ә коймак пешерә алган әбиләр белән күп итеп коймак әзерләделәр, барлык яшәүчеләрне дә сыйладылар. Ә коймаклар төрле булды - каймак, йомырка, суган, эремчек һәм банан белән. Табыннан соң әлбәттә бәйрәмне җыр-бию белән дәвам иттеләр. Юкка гына Масленица иң күңелле халык бәйрәмнәренең берсе түгел!