Кукмара районы «Тылсым» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге социаль педагоглары Мифтахова Гөлия һәм Заһидуллина Алия 18 яшьтән өлкәнрәк менталь үзенчәлекләре булган гражданнар белән эшләүне дәвам итәләр. Шушы көннәрдә социаль педагоглар тарафыннан арт-терапия буенча «Пластилинография» дигән дәрес үткәрелде. Пластилин белән эшләү-ул вак моториканы үстерүнең, организмның когнитив функцияләрен торгызуның, үзенең иҗади кәефен белдерүнең яхшы ысулы. Әлеге терапия теләсә кайсы яшьтәге кешеләр өчен кулай һәм менталь үзенчәлекләре булган гражданнар өчен аеруча актуаль.