2021 елның 12 мартында “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Масленица” бәйрәме уздырылды.
Бәйрәмнең максаты итеп үз халкыңның гореф – гадәтләренә карата танып – белү кызыксынучанлыгын үстерү алынды. Әңгәмә барышында балалар элек ничек бу бәйрәмне уздырулары турында белделәр. Гореф – гадәтләрне туры китереп, балалар кышны озатып язны каршы алдылар. Кыш аен тизрәк озату өчен балалар көчләре белән килешеп төрле конкурсларда, бәйгеләрдә катнаштылар. Бәйрәмдә балалар әти – әниләре белән рәхәтләнеп күңел ачтылар. Масленица тирәли әйлән – бәйлән уйнадылар, җырлар җырладылар, халык уеннарын уйнадылар.
Бәйрәм ахырында балаларны һәм әти – әниләрне коймаклар белән сыйладылар.