Арчаның “Өмет чаткысы” мөмкинлекләре чикләнгән яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәгендә туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында танып-белү шөгыле үткәрелде.
Yзәктә тәрбияләнүчеләргә туган телдә җырлардан өзекләр белән аудиоязмалар тәкъдим ителде, шулай ук балалар бу әсәрләрдә нинди музыка кораллары яңгыравын һәм аларның исемнәрен атадылар. Балалар халык көйләрен кашыкларда уйнап карадылар. Аннары балалар үз куллары белән “Гармун” - халык музыка уен коралына аппликация ясадылар.
Тәрбияче Алия Сабирова әйтүенчә, мондый шөгыльләр балаларда музыка әсәрләренә кызыксыну уятуда, әхлак сыйфатлары, туган телгә, туган якка, туган илгә мәхәббәт тәрбияләүдә, әйләнә-тирәне танып-белүләрен киңәйтүдә мөһим роль урын алып тора.