“Үзебезгә кайнар коймак пешерәбез”

2021 елның 12 марты, җомга

Озын кыштан соң барысы да түземсезлек белән язны көтә, ә аның белән бергә җылы, якты кояш, беренче яшеллек, моңлы тавышлары белән җырлаган кошлар киләләр. Май чабу-елның иң күңелле һәм көтеп алынган бәйрәмнәрнең берсе. Бу вакытта халык күңел ача, кунакка йөри, төрле уеннар оештыра, коймак ашый.

Түбән Каманың «Веста» үзәге белгечләре Май чабу атнасы кысаларында “Үзебезгә кайнар коймак пешерәбез” дип аталган бәйге уздырдылар. Коймакларны төрле рецептлар буенча әзерләсәләр дә, алар барысы да бик тәмле килеп чыкканнар. Жюри барлык катнашучыларга да югары балл бирде.

Әзерләнгән коймаклар белән үзәктә үткәрелгән “Язны каршылыйбыз, барыгызны да коймак белән сыйлыйбыз!” дип аталган бәйрәм чарасына килүче балалар һәм аларның әти-әниләрен сыйладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International