2021 елның 11 март көнне Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты- интернатында тәрбияче Шәйхиева Елена А. “Яз көне шулай була!” дигән тема буенча танып- белү уены үткәрде. Максат: тәрбияләнүчеләрнең иҗади активлыгы өчен кирәкле шартлар тудыру. Балаларга кунакка яз һәм кошлар килде. Алар язга балалар йортына юл табарга булыштылар. Бәйрәмдә балалар яз турында шигырьләр сөйләделәр. Тәрбиячеләр һәм кунаклар белән бергә балалар җырлар җырладылар, «Без болынга барабыз» дигән әйлән-бәйлән уйнадылар, күңелле тамчылар белән биеделәр, Мавыктыргыч рус халык уеннары уйнадылар. Уен ахырында балалар табышмакларга җавап бирделәр һәм яз аларны чын пасхал куличы белән сыйлады. Балалар уңай хис-тойгылар һәм кичерешләр алдылар.