«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә бильярд уены буенча турнир

2021 елның 12 марты, җомга

«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә Татарстан Республикасының «Спорт хәрәкәте» инвалидларның Төбәк иҗтимагый оешмасы ярдәмендә бильярд уены буенча турнир узды.

Чараның максаты: социаль хезмәт алучылар арасында сәламәт яшәү рәвешен һәм бильярд спортын популярлаштыру, уңай кәеф тудыру һәм гомуми халәтне яхшырту.

           Бильярд  мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен мавыктыргыч, кызыклы һәм файдалы уен. Ул катнашучыларның интеллектуаль, физик сәләтләрен үстерергә генә түгел, нерв системасын ныгытып, аларның эмоциональ, психик халәтенә уңай йогынты ясый һәм җаваплы, мөстәкыйль карарлар кабул итәргә өйрәтә.

        Турнирда социаль хезмәт алучылардан ун уенчы катнашты. Ярыш ике көн дәвамында узды, ул эмоциональ һәм  кызыклы булды. Соңгы вакытта хатын-кызларның ярышларда күбрәк катнашуы-шатландыргыч күренеш.

        Хөкемдар беренчелекне күп очка җыйган уенчылар арасыннан билгеләде. Беренче урын өчен җиңүчегә кубок тапшырылды, калганнары истәлекле медальләр һәм грамоталар белән бүләкләнде.

         Чарада ун уенчы һәм сигез тамашачы-җанатар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International