Түбән Каманың «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече - муниципаль социаль тернәкләндерү консилиумы секретаре Роза Рыбина шәһәр администрациясендә социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр белән чираттагы киңәшмәдә катнашты.

2021 елның 11 марты, пәнҗешәмбе

Түбән Каманың «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече - муниципаль социаль тернәкләндерү консилиумы секретаре Роза Рыбина шәһәр администрациясендә социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр белән чираттагы киңәшмәдә катнашты.

Бу юлы эш Территориаль иҗтимагый үзидарә Советы рәисләре белән үткәрелде. Киңәшмә барышында социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрнең эш төркемнәре кураторлары һәм профилактиканың башка субъектлары белән хезмәттәшлек итү, тормыш һәм сәламәтлегенә куркыныч янаган балигъ булмаганнарны ачыклау мәсьәләләре каралды.

«Социаль куркыныч хәлдә булган балигъ булмаганнарны исәпкә алу һәм мониторлау» мәгълүмат системасын дөрес тутыру мәсьәләсенә аерым игътибар бирелде. Әлеге категориядәге гаилә әгъзалары белән үткәрелә торган чараларга төзәтмәләр кертү һәм аларны үз вакытында кертү буенча киңәшләр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International