2021 елның 11 мартында “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә тәүлек буе эшли торган бүлек балалары өчен “Яз килә” дигән темага танып- белү дәресе үткәрелде.
Әлеге дәреснең максаты – балаларны әйләнә – тирә дөньябелән таныштыру торды. Дәрес барышында балалар “Яз килде” дигән презентация карадылар, анда халык сынамышлары белән таныштылар, шулай ук язгы айларның борынгыда ничек аталуын белделәр. Аннан соң викторина сорауларына җавап бирделәр һәм алган белемнәрен ныгыттылар.Шулай ук балаларга язгы чорда елгада булу турында киңәшләр бирелде.
Дәрестә 18 бала катнашты.