2021-нче елның 8-нче мартында Югары-Утар акылга зәгыйфь булган балалар интернат-йортында уртанчылар төркемендә тәрбияче Эзекова Энҗе Рафаэль кызы «8 Мартка чәчәкләр» дигән темага апплекация шөгыле үткәрде.
Максат: үз куллары белән әниләргә бүләккә открытка ясау. 8 Март бәйрәме турында балаларның белемнәрен киңәйтү. Аларның иҗади сәләтләрен, хыялларын, фантазиялярен, кул моторикасын үстерү. Кәгазьне урталай бөкләү күнекмәсен дәвам итү. Әниләрне сөендерү теләген тәрбияләү.
Бүген бәйрәм - 8 Март! Без барыбыз да әниләребезне, әбекәйләребезне, барлык хатын-кызларны мондый назлы һәм кояшлы бәйрәм белән котларга тырышабыз!
Безнең балалар да читтә калмадылар, һәм тәрбияче апалары белән бергә бүген әниләр өчен открытка ясадылар. Аларга бу эш җиңел бирелми, әмма безнең сабыйлар зур тырышлык һәм түземлелек белән открыткаларны бизәделәр. Алар үзенчәлекле балалар, ләкин сөйкемле әниләрен шатландыру өчен алар күпме көч һәм хезмәт куярга әзер! Һәр мизгел, һәр хәрәкәт алар өчен батырлык, әмма уртак хезмәт, көч, үзара аңлашу ярәмендә балалар открыткаларны бик матур итеп башкарып чыктылар.
Бүгенге шөгел балаларга бик ошады, ә матур чәчәкләр белән бизәлгән котлау открыткалары күз явын алырлык иделәр.