Урамда әле кар ята, ә календарьда яз инде! Бу елның матур фасылы хатын-кызлар бәйрәмен ачып җибәрә. 8 Март - балалар бик ярата һәм көтеп ала торган бәйрәм.
Бәйрәм башланыр алдыннан без балалар белән музыкаль залыбызны бизәдек.
Бәйрәмдә балалар шигырьләр сөйләделәр, әниләр һәм әбиләр турында җырлар җырладылар, биеделәр һәм үзара ярыштылар.
Бәйрәм, һичшиксез, безнең тәрбияләнүчеләребез тормышына шатлык, җылылык һәм бәхет атмосферасы алып килде.
Бәйрәм ахырында барлык кызлар да бүләкләр һәм татлы призлар алдылар.