2021 нче елның 8 нче мартында өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат – йортта Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм чарасы узды. Иң яхшы һәм иң көтелгән хатын-кызлар бәйрәме-8 Март. 8 Мартта чәчәк атучы беренче чәчәкләр: лалә, мимозлар бәйрәм рухы өстиләр. Гадәттәгечә бу көнне интернат-йортта бәйрәм! Бәйрәмгә алдан әзерләнгәннәр: сценарий төзелә, конкурслар уйлана, номерлар репетицияләнә, бүләкләр әзерләүгә иҗади якын киләләр. Һәм менә бу күптән көтелгән һәм шатлыклы көн җитте! Беркем дә игътибарсыз калмады! Катнашучыларның һәркайсына аерым роль бирелде. Барысы бергә җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, төрле күңелле конкурсларда катнаштылар. Бик күңелле һәм җылы бәйрәм барып чыкты. Бәйрәм ахырында хатын-кызларга тантаналы рәвештә безнең бабайлар үзләре ясаган открыткаларын тапшырдылар.
.jpg)
.jpg)